Балык тотканда

(На татарском языке)


Тан сызылып килэ,
Кyл суы тонган.
Кошлар уянган,
Бакалар тынган.

Камышны yтеп
Якорь салабыз,
Ару – талусыз
Чабак – “савабыз”.

Этием эйтэ:
“Улым, син акрын,
Ычкындырырсын
Балыкнын зурын.

Салмаклап кyтэр,
Кырт кисмэ аны,
Кармагы белэн
Озэрсен кылны”.

Офыкта кинэт
Кояш балкыды.
Су остен шадра
Дулкын каплады.
Коймэ, талпынып,
Ойгэ “атлады”.

Метки:
Предыдущий: снежная считалочка
Следующий: Запойная